Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Әкияттәге серле йомгак булып, җырым калды сүтелеп юлымда"

5- февраль Бөтендөнья кычкырып уку көне. Быел ул Ватанны саклаучылар елына багышлана.
Бөек Ватан сугышы башлануга, башкалар белән беррәттән, бик күп язучыларыбыз, шагыйрьләребез зур көрәшкә кушылганнар. Без аларның әсәрләрен укып күзаллау алабыз, батырлыкларына сокланабыз. Шекә авыл китапханәсе, Республика балалар китапханәсе оештырган "Нам есть чем гордиться" Республика акциясенә кушылып, 7-14 яшьлек , 1-7 сыйныф укучылар белән, фронтовик язучыларның иҗатлары буенча "Әкияттәге серле йомгак булып, җырым калды сүтелеп юлымда" дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Кичә башында китапханәче укучыларны “Каләмне корал итеп...” китап күргәзмәсе аша  фронтовик татар  язучылары, аларның сугыш елларында күргән авырлыклары, шулайда каләмнәренә тугры калып безгә үзләренең күргәннәрен әсәрләр,  шигырьләр аша безгә тапшырулары турында сөйләде. Аларның күбесе сугыштан кайта алмавы, кайберләренең сугыштан соң да күргәннәрен иҗатларында чагылдыра алуын сөйләде.  5-7 сыйныф укучылары Муса Җәлилнең  «Кызыл ромашка», «Яулык», Фатих Кәрим «Кайда минем мылтык», «Пионерка Гөлчәчәккә хат» әсәрләрен кычкырып укыды. Укыган әсәрләр буенча фикер алыштык. Чара укучыларга куркыныч, экстремаль шартларда яшәгән авыр еллар турында күзаллау бирде.