"Яулыгым йөз аклыгым"
Яулык – хатын-кызларыбызның таҗы. Ул хатын-кызны бизи, үзенә генә хас образ тудыра.
Китапханәдә “Ак калфак” оешмасы апалары белән "Яулыгым – йөз аклыгым” дип исемләнгән матур чарада, чал тарихы ерак еллар төпкеленә барып тоташкан яулыклар тарихын ачыкладык, Гөлфия апа Коръәндә киенү әдәбе турындагы хәдисләр белән таныштырды , Резеда Абдуллина яулыкны матур итеп бәйләү серләренә өйрәтте. Яулык турындагы җырларны искә төшердек, әдәби әсәрләрне барлап өзекләр укыдык. Чара бик эчтәлекле, кирәкле һәм файдалы узды. "Ак калфаклы халкым мәңге яшәр" күргәзмәсе тәкъдим ителде