Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Гайдарны укыйбыз акциясенә катнашу

22 гыйнварда балалар язучысы, сценарист, прозаик һәм хәрби хәбәрче Аркадий Гайдарның тууына 121 ел тулды. . Әлеге вакыйга уңаеннан Шекә авыл китапханәсе укучылары белән «Бүген - Гайдарны укыйбыз 2025 »VII төбәкара челтәр акциясенә  катнаштык. Акцияне оештыручы:калуга шәһәре Үзәк  балалар китапханәсе. Акция кысаларында язучы Аркадий Гайдарга һәм аның "Тимур һәм аның командасы"дигән үлемсез китабына багышланган әдәби сәгать узды. Бу очрашу балачак, дуслык һәм игелекле гамәлләр дөньясына чын сәяхәт булды! Китапханәче Аркадий Гайдарның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аннары "Тимур һәм аның командасы" повестеннән үзекләр укылды, укыганнар буенча фикер алыштык.