Онлайн викторинада катнашу
15 гыйнварда рус шагыйре, драматург, дипломат, пианист һәм композитор Александр Сергеевич Грибоедовның (1795-1829) тууына 230 ел тулды. Бары 34 ел гына гомер яшәсә дә, аңа "Акылдан язган кайгы" ("Горе от ума") әсәре зур казаныш китерә, рус әдәбиятында иң әһәмиятле әсәрләрдән санала. Анда XIX гасырның беренче яртысында җәмгыятьне борчыган сораулар ачыла, шул исәптән дворяннар мохитенең таркалуы тасвирлана. А.С. Грибоедовның үлемсез комедиясе буенча Луганск шәһәре балалар китапханәсе уздырган викторинада катнашып сертификат белән бүләкләндем