Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Кеше күңеле җырчысы» китап күргәзмәсе

2025 елның 29 гыйнварында дөнья әдәбияты классигы, тарихтагы иң бөек драматурглар өчлегенә кергән һәм үз гомерендә 500 дән артык әсәр иҗат иткән Антон Павлович Чеховның тууына 165 ел тулды. Бу дата уңаеннан 29 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр китапханәдә киң даирә укучылары өчен китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә укучылар авторның биографиясе, тормышының якты мизгелләре һәм шәхси кичерешләре турындагы материаллар белән таныштылар. Язучының истәлегенә аның китаплары укылды.