Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«900 дан һәм үлемсезлек көне"

27 гыйнвар — илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 озын көн һәм төн дәвам итә. 28 гыйнварь көнне Түбән Новгрод дәүләт өлкә балалар китапханәсе оештырган VI халыкара челтәр акциясе кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар Ладога күле аша үткән «Тормыш юлы» турында, камалышта калган шәһәрдә яшәүчеләргә төшкән авыр сынаулар: ачлык, салкынлык, блокада вакытында Ленинградта яшәгән һәм эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, безнең авылдан Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан  ветераныбыз Әсгать Нуриев турында белделәр.