Искечә Яңа ел
Шекә авылында Искечә яңа елны элеккечә саф һавада күңелле итеп уздырдык. Бәйрәм Гаилә елын тәмамлап, иң матур йорт янында үткәрелде. Бәйрәмне китапханәче Г.Х. Локманова алып барды. ул кич буе кызыклы уеннар оештырып, кунакларның күңелен ачты. Программада шулай ук шигырьләр, җырлар, табышмаклар, уеннар уйналды. Авылга бик күп кунаклар кайткан, күрше авыллардан да кунаклар күп килгән иде. Тәмле коймаклар, самоварда кайнар чәй, күңелле уеннар, дәртле җырлар, биюләр барысын да җылытты.Кич буе авылда шатлык һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде, авыл халкы өчен бу бик истә калырлык Яңа ел иде!