"Ерак гасырларга җитәрлек иҗат".
29 декабрьдә, яңа стиль белән 10 гыйнварында Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулды.
Шушы уңайдан китапханәдә "Ерак гасырларга җитәрлек иҗат" дип аталган әдәби сәгать узды. Әдәби чара барышында, китапханәче әдипнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге буенча презентация ярдәмендә таныштырды, әсәрләреннән өзекләр укыдык. Нәкый ага җыеп туплаган китаплардан мәкальләр әйтелде, табышмакларына җаваплар табылды. “Аның әдәби әсәрләре һәрберебезнең өстәл китаплары булсын иде, үз вакытында ул безнең буынны тәрбияләде. Тиңдәшсез кыюлыгы, милләтне яратуы белән хәзерге һәм алдагы буыннарны да тәрбияләр дип ышаныйк.”-дигән теләктә тәмамланды чара.