Уйнап күңел ачабыз.
Китапханәдә уен интерактив технологияләре бик популяр. Уеннар кертеп әзерләнгән чаралар яшүсмерләрне һәм яшьләрне китапханәгә якынайту икәнен аңлап, кышкы каникулның соңгы көнендә алар өчен кызыклы уеннар кичәсе уздырдык. Катнашучылар төрле ярышулы уеннарда катнашып үзләренең җитезлекләрен, белемнәрен, тырышлыкларын сынап карадылар. Иң кызу барган ярыш, татар халык табышмакларына җавап эзләү һәм мәктәп программасы буенча узган әсәрләрне тану иде. Иң тиз җавап биргән һәм актив катнашкан укучылар арасында аерым бәйге оештырып, иң күп укучы исемен алу өчен алар зур тырышлык куйдылар. Арасыннан берне генә аерып алу мөмкин түгел иде һәм дуслык җиңде. Үзләрен кызыксындырган темага уку өчен китаплар алып, тагын күңелле очрашулар теләп таралыштылар.