Чыршы бәйрәме.
Шекә авыл клубында балалар өчен чыршы бәйрәме узды. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында балалар күңелле итеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Балалар Кыш бабайны һәм Кар кызын Яңа ел турында шигырьләре белән сөендерделәр. Бәйрәмне бозарга теләгән Убырлы карчык, балалар белән уен уйнап, матур тормышның күңелле мизгелләрен бик тиз аңлап алды. Кыш бабай, Кар кызы, уеннар, күчтәнәчләр, һәр балага шатлык китерде.
Әти-әниләр бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм эшләрендә уңышлар теләделәр. Чара күңелле һәм кызыклы узды. Барлык катнашучылар да призлар һәм бүләкләр алды.