"Хуш киләсең. Яңа ел"
Быелгы Яңа елны без авыл клубында "Хуш, Яңа ел"программасы белән каршы алдык. Бәйрәмдә төрле яшьтәге 100 дән артык кеше катнашты. Клуб сәхнәсендә матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы көтә иде.
Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр. Бәйрәмне китапханәче Г.Х. Локманова алып барды. Яңа ел бал-маскарадында бәйрәм һәм күңел ачу рухы хөкем сөрде. Барысына да Кыш бабай белән Кар кызы шатлык китерде, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, Яңа ел җырлары һәм биюләре, шигырьләр уку башланды. Бу яңа ел кичәсенә килгәннәрнең барысы да Кыш бабай бүләкләрне кызганмады. Бик күп яңа ел конкурслары, күңелле уеннар үткәрелде. Җиңүчеләрне призлар көтте. Чара ахырында уздырылган лоторея уенында һәр катнашучы үз бәхетенә тигән бүләген отты.
Күңелле музыка, яхшы кәеф, котлаулар бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ел буена дәрт һәм энергия бирде.