"Туган көнең белән, "тычкан"!”.
9 декабрьдә без гаҗәеп бәйрәм — компьютер тычканының туган көнен билгеләп үтәбез! Бу кечкенә гаджет безнең тормышыбызның мөһим өлеше булыр дип кем уйлаган? Бу дата буенча башлангыч сыйныф укучылары белән "Туган көнең белән, тычкан!” дип исемләнгән мәгълүмат бирү сәгате узды. Катнашучылар белән кызыклы фактлар белән генә түгел, ә компьютерга мәгълүмат кертү өчен билгеләнгән җайланманың үзе белән дә таныштылар. "Тычкан" манипуляторының чын тычканныкы кебек сул һәм уң төймәләре булуын белделәр. Артта сөйкемле койрык-чыбыклар, ә корсагында-хәрәкәт итәргә ярдәм итә торган искиткеч шар барлыгын ачыкладык. Шар һәрвакыт чиста булырга тиеш, шуңа күрә тычкан келәмдә яшәвен аңлаттык. Балаларга җайланманы практикада тикшереп карадылар.