Акция «Сезгә игелекле йөрәк белән»
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, авылыбызда ике инвалид бала тәрбияләүче Васыйловлар гаиләсендә булдык. Балалар белән сөйләшеп, күчтәнәчләр тапшырып кайттык. Шатлыкларын яшермичә, гаиләләренә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.