Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Елмаюдан күңел шатлана”

Инвалидлар декадасы кысаларында китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен узган чарада, балалар белән «Игелек нәрсә ул? ", "Яхшы кеше үзен ничек тота?", "Яхшылык ничек күренә?” дигән сорауларга җавап эзләдек.  Китапханәче,тирә-юньдәге кешеләргә, якыннарына, күршеләренә, дусларына игелек күрсәтү буенча тормыштан мисаллар китерде.  Балалар «Дустыңа ярдәм ит» викторинасында катнаштылар. Ахырда китапханәче  авыр язмышлы кешеләр турында "Алар көчле рухлы..." китап күргәзмәсен тәкъдим итте.