Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Нигез бизәге-күркәм әни!"

Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында әниләр көне аерым урын алып тора. Бәйрәм уңаеннан Шекә авыл клубында, китапханә белән берлектә  "Нигез бизәге- күркәм әни" дип исемләнгән бик матур чара узды. Бер урында күп еллар эшләгән, авыл халкына хезмәт күрсәткән, озак еллар кайната- кайнана белән яшәгән, төп нигез бизәге булган әниләр катнашында узган бу чара, кызыклы аралашу, күңелле уеннар, җыр белән аралашып барды. Чарада катнашучы әниләр үзләренең кавышу тарихын, балалар үстергәндәге кызыклы хәтирәләрне,  хезмәт юлын сайлау, бу хезмәткә тугры булып озак еллар Шекә авыл халкы белән эшләү серләрен сөйләделәр. “Алфавит”, “Тәмле булсын” һәм башка кызыклы уеннарда катнашып, үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен, уңганлыкларын күрсәттеләр. Гаилә символы “Ромашка” уенында тамашачылар катнаштылар һәм катнашучы әниләребез турында үз фикерләрен әйтеп, аларга матур теләкләрен җиткерделәр.

Шушы бәйрәм уңаеннан китапханәдә “Иң хөрмәтле, иң кадерле, булсын җирдә әниләр” китап күргәзмәсе эшләде.