"Заманча Аулак өй"
Халыклар бердәмлеге көне — илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга булышкан. Шушы бәйрәм уңаеннан Шушмабаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре берләшеп “Заманча Аулак өй” программасы белән Шекә, Носы, Сәрдәбаш, Шушмабаш авылларында чыгыш ясадык. Театралләшкән бу концертта төрле милләт халкы, татар өенә Аулак өйгә җыела һәм бергәләп күңел ача. “Татарстан дуслык иле, һәрбер халкы аның гөле” девизы астында узган бу чараны, һәр авылның тамашачысы бик яратып кабул итте.