Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Табигать язмышы- безнең язмыш"

Экология темасы өлкәннәр өчен дә, яшүсмерләр өчен дә һәрвакыт актуаль. Табигать күренешләре, табигать ресурсларының сакланышы, табигать турындагы әдәбият –  интеллектуаль уенның төп темалары шулар. Уенда ике команда катнашты. Алар  үзләренә исем һәм девиз уйлап таптылар. Уенда катнашучылар өчен берничә категория сораулар әзерләнгән иде: "Халык сынамышлары", "Үсемлекләр экологиясе", "Хайваннар экологиясе", "Халык авыз иҗаты", "Гомуми экология", "Табигать турында шигьри сүз". Уен таблосындагы барлык баллар ачылгач, жюри уенга йомгак ясады һәм җиңүчеләрне билгеләде. Катнашучыларга “Что мы можем сделать для экологии земли!” дигән буклетлар өләшенде