«Татарстан Конституциясе көне» китап күргәзмәсе
Конституция-дәүләтнең хокукый фундаменты, закон чыгару һәм башкарма хакимият тоткан нигез. Конституция дәүләт үсешенең юнәлешен билгели һәм илнең һәр гражданының хокукларын һәм бурычларын билгели. Татарстан Конституциясе көненә китапханәдә 5 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр «Татарстан Конституциясе көне»дигән китап күргәзмәсе эшләде. Ул киң укучылар даирәсенә исәпләнгән һәм анда Конституциянең барлыкка килү тарихы, конституцион корылыш нигезләре турында материаллар тәкдим ителде. Күргәзмәдә конституцион хокукка, дәүләт тарихына, Россия һәм Татарстан дәүләт символикасына һәм Конституция төзелү тарихына багышланган китаплар, энциклопедияләр һәм белешмә басмалар да урын алды.