"Халыклар бердәмлеге көне"
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Балаларда Россиянең героик үткәне турындагы күзаллауларны формалаштыру, шулай ук балаларның Россиядә яшәүче халыклар турындагы күзаллауларын киңәйтү максатыннан китапханәдә, кече яшьтәге укучылар өчен патриотизм сәгате «Халыклар бердәмлеге көне» темасына үткәрелде. Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары белән таныштылар. Илебезнең бөек, матур һәм ресурсларга бай булуы, Россиянең тарихи үткәне турында белделәр, дәүләт символлары турындагы белемнәрне ныгыттык. Шулай ук илебездә яшәүче халыклар, милли киемнәр белән дә таныштык. Россиянең көче төрле милләт кешеләренең илдә дус яшәвендә, һәм аларның барысы да үз Ватаннарын - Россияне бертигез яратуында икәнен аңладылар. Ахырда «Дус булыйк " уенын уйнадык