«Лермонтов поэзиясе көне»
2024 елның 15 октябрендә XIX гасырның даһи рус язучысы, шагыйрь, прозаик, рәссам һәм драматург Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тула. М.Ю. Лермонтов рус әдәбиятына дөньякүләм танылу китергән шагыйрьләр рәтенә керә. Шагыйрьнең туган көнендә Шекә авыл китапханәсе «Китапханәдә лермонтовның шигърияте көне» XII халыкара акциясендә катнашты. Оештыручы - «Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе». Бу дата уңаеннан китапханәдә «Лермонтов поэзиясе көне» әдәби кичәсе узды. Катнашучылар шагыйрьнең биографиясе, иҗаты һәм тормышыннан кызыклы фактлар белән таныша алдылар, язучының әсәрләрен укыдылар.