Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Сәләмәтлек үзебезнең кулларда!"

Сәламәт яшәү рәвеше-заман таләбе. Шекә авыл китапханәсе яшүсмерләр һәм яшьләр өчен " Сәламәтлек безнең кулларда!» дип исемләнгән квест-уен оештырды.

 Чара башында сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәтләре, аның һәр кеше тормышындагы роле турында сөйләштек. Катнашучылар белән бергә сәламәт туклану, зарарлы гадәтләр,  физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең нәрсә икәнлеге турында фикер алыштык. Чараның икенче өлешен уеннарга багышладык. Катнашучылар, «Смешарик» һәм «Пятачок» командаларына бүленеп, билгеләнгән кагыйдәләрне үтәп, төркемле биремнәрне үтәп, төрле тукталышлар аша үттеләр. 1нче  «Халык медицинасы» тукталышы. Катнашучыларга дару үсемлекләренең исемнәре бирелде, алар нинди авырудан файдалы булуын белергә кирәк иде. 2нче тукталыш «Беренче ярдәм”.  Бер катнашучы табиб роленә, ә икенче катнашучыны зыян күрүче роленә сайладык һәм алар беренче ярдәм күрсәтергә тиеш булдылар. 3нче тукталыш  “Зирәкләр иле”. Катнашучылар мәкальләрне логик яктан дөрес төгәлләнерлек итеп тоташтырдылар. 4нче тукталышта «Витаминлы табышмаклар» бирелде. Һәр катнашучы бер табышмакны чиште . 5 нче тукталышта  «Һава шарында сәяхәт» иттек. Бирем: шарны куллар белән тотмыйча мөмкин кадәр озаграк һавада тотарга кирәк иде.

Команданың эшчәнлеген баллар белән бәяләделәр. «Смешариклар» командасы җиңде. Бик күңелле һәм кызыклы булды. Соңыннан катнашучылар сәламәтлек – һәр кешенең тормышында бәяләп бетергесез бәхет дигән нәтиҗә ясадылар.  «Молодежь выбирает ЗОЖ» күргәзмәсе эшләде