Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Музей-хәтер почмагы

Авылыбызның тарихи музеена,  музейның авторы филология фәннәре кандидаты Р.Р. Сафиуллина белән берлектә беренче сәяхәтне оештырдык. Иң башта китапханәче Г.Х. Локманова авылның кыскача тарихын сөйләп үтте. Р.Р. Сафиуллина музей төзү идеяләрен тормышка ашыру, әле тагын киләчәктә бу музейга кертәсе килгән темалар турында сөйләп башлады. Музейның һәр өлешенә аерым тукталып, катнашучыларны ата-бабаларыбыз тарихына алып керде. Авылның тарихын күзаллап, катнашучылар үзләре дә истәлекләр белән уртаклаштылар. Соңыннан китапханәдә авылдашларның тарихи видеоязмаларын карап хәтирәләрне яңарттылар. Бик кызыклы һәм файдалы булды сәяхәт. Авыл тарихын шулай туплап музей булдырганга зур рәхмәтләр әйттеләр.