Киләчәккә бару юлламасын Без бит алдык сезнең куллардан!
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә . Авылыбызның иң өлкән кешеләре, тыл ветераннары Бәдәр апа Әсәдуллина, Хәсәнә апа Кашапованы, озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән Мәрьям Халиуллина, Рәзинә Әхмәтҗанованы бәйрәм белән котладык.Cәламәтлек, җылылык, бәхет һәм иминлек теләдек. Өлкән кешеләрнең матур күзләренә карап, аларның оптимизмына, һәр яшәү көненә сөенеп, үткән еллар өчен рәхмәтле булуына гаҗәпләндек.Авыр елларда яшәп, сәламәтлекләре какшаган булса да, алар якыннарына, тирә-юньдәгеләргә күңел җылысын бүләк итәләр. Ветераннарга бүләкләр тапшырылды, көндәлек матбугат яңалыклар белән таныштырдык.