"Сезнең тормыш үзе матурлык"
Өлкәннәр көне-әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга багышлап уздырыла торган якты һәм шатлыклы бәйрәм. Ул безнең янда кайгыртуга һәм игътибарыбызга мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерә. Авыл клубында «Сезнең тормыш үзе матурлык» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Кичә авыл җирлеге башлыгы В. В. Сәгыйтовның бәйрәм котлавы белән башланды. Ул илләребез тынычлануын, һәр кешегә сәламәтлек, уңышлар һәм озын гомер теләде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, башлангыч сыйныф укучылары һәм авылның үзешчән артистлары чыгыш ясады. Бәйрәмне китапханәче Г.Х. Локманова алып барды. бәйрәм программасы вакытында залда күңел җылысы һәм шатлык атмосферасы хөкем сөрде. Әбиләр һәм бабайлар бер-берсе белән аралаша, шатлыкларын уртаклаша алдылар. Өлкәннәр үзләре дә гармунга кушылып җырладылар, мавыктыргыч уеннарда катнаштылар. Һәр чыгышны шат елмаеп каршы алдылар, ә күзләрендә яңадан яшьлек уты кабынды. Барлык катнашучыларны коймак белән тәмле чәй белән сыйладык. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алып таралышты өлкәннәребез.