"Хикмәтледер сүзләре"
Көзге календарьда аеруча игътибарлы буласы килүче гадәти булмаган дата бар — ул халыкара өлкәннәр көне. Бу көнгә балаларның игътибарын җәлеп итү максатыннан, мәктәпкәчә яшьтәге укучыларым белән әдәби сәгать уздырдык. Балалар өлкәннәр һәм яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында "Бабай, әти һәм онык", "Картлар акылы"әкиятләрен тыңладылар. Ишеткән әкиятләребездән алган тәэсирләребез белән уртаклашып, “Ярый, ярамый” уены аша яхшыны-яманнан аера белүләрен ачыкладык, өлкәннәр белән аралашу, аларга ярдәм, хөрмәт итү турында әңгәмә алып бардык. Чара ахырында “Өлкәннәр киңәше” уены оештырып әби-бабайларын ничек яратулары һәм хөрмәт итүләре турында сөйләделәр.