Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Куркынычсыз, кызыклы, танып белүчән» мәгълүмат сәгате

Ел саен 30 сентябрьдә Россиядә интернет көне билгеләп үтелә. Бүген интернет Россиялеләр тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Бу дата уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга Интернет челтәренең ничек төзелгәнен, нәрсәсе белән файдалы һәм нинди куркынычлар белән очрашырга мөмкинлеген сөйләде. Катнашучылар белән «Интернетның — зарары яки файдасы» темасы буенча  уен уйнадык, барыбыз бергә  Интернет челтәрендә очрашкан конкрет ситуацияләр турында фикер алыштык. Мәгълүмат сәгате азагында һәр кешенең иминлеге аның кулында, күп нәрсә безнең үзебездән тора, дигән нәтиҗә ясадык. Һәр укучыга "Куркынычсыз интернет-балаларга" буклетлары тапшырылды, аларда интернет кагыйдәләрен онытмаска тәкъдим ителде.