Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Без бергә!" мәгълүмат сәгате

30 сентябрьдә Россиядә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия Федерациясе белән берләшү көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан укучылар белән "Без бергә!" дип исемләнгән мәгълүмат бирү сәгате узды. Презентация ярдәмендә китапханәче кушылган төбәкләрнең тарихы, шулай ук бу мөһим көнгә кадәр булган вакыйгалар турында сөйләде. 2022-2024 елларда Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә инфраструктура төзү һәм торгызу буенча статистик мәгълүматлар китерде.

Чара барышында укучылар алынган мәгълүмат турында актив фикер алыштылар, үз фикерләре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. "Одна страна, одна семья, одна Россия" дип исемләнгән мәгълүмат бирү күргәзмәсе эшләде