"Жизнь как факел" китап күргәзмәсе
Исемнәре соклану уята торган кешеләр бар. Алар арасында Николай Островский, чыннан да, легенда кешесе. Ул тормышта үз урынын табып һәм революция чоры символына әверелгән совет әдәбиятының уникаль әсәре булган «Как закалялась сталь» дигән атаклы романын иҗат итүче.
29 сентябрьдә күренекле совет язучысы Николай Алексеевич Островскийның тууына 120 ел тула. Китапханәдә язучының юбилеена «Жизнь как факел» дигән китап күргәзмәсе куелды, анда язучының китапханә фондында булган басмалары, аның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат тәкъдим ителә.