"Музей- халык хәтере"
15 сентябрь көнне авылыбызда зур вакыйга, авыл тарихы музеен ачу тантанасы булды. Тантанага галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, җитәкчеләр, журналистлар, дәүләт һәм ТНВ телеведениесе, авыл халкы катнашты. Беренче көн тәртибе буенча, Татарстанның атказанган артисты, авылдашыбыз Гөлзадә Сафиуллинаның нигез йортында кунакларны каршылап, Шекә авыл мәчетендә өйлә намазы укылды. Аннан кунакларыбыз авыл зиратында җирләнгән Яхъя ишан каберенә, галим һәм тәнкыйтче Фәрит Бәшир каберенә зиярат кылдылар, "Изгеләр" чишмәсенә барып шифалы суы белән сыйландылар.
Икенче көн тәртибе буенча авылның тарихи музеен ачып, Шекә авылына багышланган фильм каралды. Китапханәдә "Авыл тарихын өйрәнү, җирле төбәкнең рухи тормышы һәм милләт язмышы" темасына түгәрәк өстәл узды.
Музейга экспонатларны авыл халкы җыярга булышты. Һәрбер авыл кешесе музей ачу өчен үз хезмәтен кертергә теләде. Безнең авыл элек-электән үзенең «Шәкә парилары»белән дан тота. Шулай ук авылда бик танылган эшлекле, гипнозер Яхья хәзрәт яшәгән. Аның «Шекә пәриләре»белән идарә иткәнлеге турында риваятьләр йөри. Музей ачылу уңаеннан без укучыларыбыз белән Яхья хәзрәт турында инсценировка күрсәттек һәм "Шәкә авылы җыры"җырын җырладык.
Шушы хезмәтебез өчен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров исеменнә “Рәхмәт хаты” белән бүләкләндем.