"Абдулла Алиш әкиятче дә, батыр да" китап күргәзмәсе
Абдулла Алиш - бөек татар язучысы, сугыш каһарманы. Ул бөтенләй башка жанрларда иҗат итә: шигырь, проза, драма жанрларында. Авторның күпчелек әсәрләре балаларга багышланган. Танылган татар балалар язучысы, шагыйрь Абдулла Алишның тууына 116 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Абдулла Алиш-әкиятче дә, батыр да» дигән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар –татар һәм рус телләрендә жанрлары буенча төрле булган әдәби әсәрләр: романнар, повестьлар, поэмалар, шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр.