Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Без террорга каршы" мәгълүмат сәгате

3 сентябрьдә Бөтендөнья террорчылыкка каршы теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Теләсә нинди террорчылык акты, сугыш-ул  ачы күз яшьләре.  Соңгы еллардагы кайгылы вакыйгалар безне тагын йөзгә-йөз террорчылык дигән куркыныч сүз белән очраштыра. Күптән инде үзен цивилизацияле дөньяда яшәргә вакыт кебек тоелса да, Бесландагы, Мәскәүдәге, Казандагы террорчылык актлары киресен күрсәтә. Террорчылар барысына да рәхимсез, ләкин мондый явызлыкларда балалар аеруча җәфа чигә. Балаларыбызның тормышын саклап калу һәм аларны бу рәхимсез актларның коточкыч нәтиҗәләреннән саклау өчен, «Без террорга каршы» темасына мәгълүмат сәгате уздырдык. Чара китапханәченең Бесландагы, Казандагы терракт турында сөйләменнән башланды.  Һәлак булган мәктәп укучыларын һәм терактларның барлык корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдык.  “Моя Россия без террора” буклеты бирелде, эчтәлеге буенча әңгәмә узды.