Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Гөрләп яшә, Татар илем”.

 

Татарстан Республикасы көне - тынычлык һәм иминлек, Татарстан халыкларының бердәмлеге символы булган бәйрәм. Шул уңайдан Шушмабаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре 28 августта китапханәбезнең күчмә китапханәсе булган Илдус авылы халкына "Гөрләп яшә, Татар илем"концерт программасын тәкъдим иттеләр. Чарада “Өммөгөлсем”,  "Зөбәрҗәт", “Гөлйөзем”һәм "Олык марий" фольклор коллективы чыгыш ясады, күңелле милли уеннар белән аралашып барды. Бәйрәм Ватаныбыз матурлыгы, аның казанышлары белән горурлану хисе белән тулы иде һәм һәркемнең йөрәгендә тирән тәэсир калдырды. Һәр чыгыш тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм көчле алкышларга күмелде. Чара ахырында авылның яшь гаиләсе Сафиннар һәм күп балалы Салихзяновлар гаилә учакларын кабыздылар