«Туган илем, Татарстан»
Республика көне-Татарстанда иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Республика көне уңаеннан Шәкә авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен «Туган илем, Татарстан» дип исемләнгән танып-белү-күңел ачу чарасы оештырылды. Чара башында балалар Татарстан гимнын тыңладылар. Аннары Татарстан Республикасына багышланган викторинада катнаштылар, табигать, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, халыкларның фольклоры, дәүләт символикасы турындагы белемнәрен ныгыттылар. Зур кызыксыну белән "Йөзек салыш", "Капкалы", "Парлашып калу", "Түбәтәй" татар халык уеннарын уйнадылар. Чара З.Туфайлованың "Туган ил" шигырен уку белән тәмамланды. Әлеге чараның максаты балаларның үзләренең күпмилләтле, бай традицияле, уникаль мәдәниятле һәм табигатьле республикада яшәвен, аны яратуларын һәм аңлауларыннан гыйбарәт иде. Чарада "Мин яратам сине Татарстан" күргәзмәсе эшләде.