Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Сәләмәт булыйм дисәң..."

"Сәләмәт булыйм дисәң..." кече яшьтәге укучылар белән очрашуның чираттагысы шулай дип аталды. Авылыбыз фельдшеры Рамилә Камалова пычрак куллар авырулар чыганагы булуын, бигрәк тә җәен кайберләре аеруча котыруын аңлатып сөйләде. Яшелчә җиләк җимешне юмыйча ашау, срогы чыккан сыйфатсыз ризыклар, эт- мәчеләр белән уйнау нинди авыруларга китерүен искәртте. Яшелчә җиләк- җимешнең витаминнарга бай булуы хакында сөйләштек. В.Г.Сутеевның "Про бегемота, который боялся прививок" әсәре буенча мультфильм карадык.