Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Һәр язмышның-үз иясе” китап күргәзмәсе

2024 ел- Россиядә Гаилә елы итеп билгеләнде. Гаилә тормышы, кешеләр язмышы турында бик күп әсәрләр иҗат ителә.Заман укучысына кызыклы темалар төрлелеге белән үзенә җәлеп иткән әлеге әсәрләр иң нечкә мәхәббәт, сагыну хисләрен, күңел кичерешләрен, дуслык, туганлык мөнәсәбәтләрен чагылдыра.Аларны укыган саен укыйсы, геройның хис-кичерешләрен үзең аша уздырып, киләчәген күзаллап, аларның язмышы, тормышы өчен куанасың, ә кайберләренә борчылып үз киңәшләреңне биреп, алар белән яшисең. Китапханәдә киң катлам укучыларга тәкъдим ителүче “Һәр язмышның-үз иясе” китап күргәзмәсендә дә шул темага китаплар тәкъдим ителә.