"Холокост корбаннары"
27 гыйнварда Икенче бөтендөнья сугышы тарихында истәлекле һәм фаҗигале дата билгеләп үтелә. Бу-Холокост корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан “Хәтер атналыгы 2024” акциясенә кушылып, кешеләрне эзәрлекләү һәм күпләп юк итүнең бу куркыныч чоры, Холокост турында, китапханәдә киң катлам укучылар өчен "Холокост корбаннары истәлеге" мәгълүмати күргәзмәсе тәкъдим ителә, ул тарихтагы бу фаҗигале битләрне чагылдыра . Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Холокост. Халык фаҗигасе” дип исемләнгән реквием дәрес үткәрелде. Чара барышында китапханәче укучыларны Холокост белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды. Фашизмның күпсанлы корбаннары, үлем лагерьларында күпләп юк ителгән яһүд халкының рәхимсез юк ителүе турында сөйләде. Шулай ук балалар сугыш турында шигырьләр укылды, «Холокост корбаннары» үлем лагерьлары турында видеоролик карадык. Чара ахырында барлык катнашучылар Холокост корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдык.