Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Окоп шәме ясау.

Махсус хәрби операция кешеләрне берләштерде. Һәммәсенең теләге бер генә: тиз арада сугышлар бетсен, солдатларыбыз исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын. Ә әлегә һәркем кулыннан килгәнчә хәрбиләргә ярдәм кулы сузарга тырыша.Шекә авыл китапханәсе окоп шәмнәре ясау оештырды. Шәм ясау эшенә әзерлекне алдан башладык, яңа ел табыны әзерләүдә кулланылган калай банкаларны ташламый җыеп барырга игълан иттек. Ул банкалар җыелгач кече яшьтәге укучылар белән банкаларны язуларыннан чистарттык, үзләренең ярдәмнәре кергәнгә алар бик сөенделәр.

Авылдашлар окоп шәмнәре ясау эшенә бик теләп кушылдылар. Китапханәче  бу могҗизалы шәмнәр барлыкка килү тарихы белән таныштырды, эш тәртибен аңлатты.
“Бу шәмнәр солдатларга өй җылысы, күңел җылысы биреп янсыннар һәм аларның туган якларына кайту минутларын тизләтсеннәр иде”, – дигән теләктә эшләделәр окоп шәмнәре ясаучылар. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт!