Искечә Яңа ел.
Шекә авылында Искечә яңа елны саф һавада күңелле бәйрәм ясап уздырдык. Бәйрәм Яңа елга иң матур бизәлгән өй янында узды.Бәйрәмне китапханәче Локманова Г.Х алып барды. Бәйрәмгә авылыбыздан читтә яшәүчеләр дә күп кайткан, күрше авыллардан да кунаклар килгән иде. Тәмле коймак, самоварда кайнар чәй, берсеннән берсе күңелле уеннар, дәртле җырлар, биюләр һәркемне җылытты.