"Фатих Кәрим-үлемсез шагыйрь" китап күргәзмәсе
9-12 гыйнварда китапханәдә шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Фатих Кәрим үлемсез шагыйрь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә 1938-1941 елларда Сталин төрмәләрендә һәм лагерьларында тотылган елларга бәйле биография битләре, шулай ук Бөек Ватан сугышы фронтларында Фатих Кәримнең сугыш юлы, авторның китаплары урын алды. Күргәзмәгә килгән укучылар аның үлемсез шигырьләрен укып, аның авыр һәм катлаулы тормыш юлы турында белә алдылар.