Кыю йөрәкле ханымнар
Хәзерге интернет заманында кемнең нәрсә эшләгәнен, кая барганын ишетеп торабыз. Тынгысыз, кыю йөрәкле кешеләр күпләрдә соклану уята, алар белән якыннан аралышасы, үрнәк аласы килә. Шул ният белән китапханәбезгә кунакка Ташкичү авылыннан Гөлфия Магсумова белән Тәнзилә Вәлиеваны чакырдык. Нәкъ менә аларның махсус хәрби операция башланганнан күп кенә хәйрия концертлары оештырып, авыл буйлап йөреп гуманитар ярдәм җыюлары, егетләрнең исән-сау булуларын теләп әллә ничә тапкыр Коръән чыгуларын ишеткән булды. Ахыр чиктә кыю адымга барып, махсус хәрби операция барган урынга барып, егетләрнең хәлен белеп кайтуларын да ишеткәч, алар белән очрашу күп сорауларга җавап табарга булышачагын аңладык. Алар үзләренең эшләре, сәфәрләре турында сөйләделәр, МХО гә кирәкле ярдәмнең иң мөһимнәре белән таныштырдылар.
Чарада МХО да катнашучы егетләрнең туганнары, китапханәбезнең “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары катнашты, бик тә мәгънәле, кирәкле, көн кадагында торган хәлләр турында кара-каршы кайнар сөйләшүләр, сорау-җәваплар, мәгънәле шигырьләр, матур җырлар белән үрелеп барды. “Своих не бросаем” күргәзмәсе тәкъдим ителеп, көндәлек матбугатта басылып чыккан язмалар белән таныштык. МХО да булган егетләр иҗат иткән шигырьләр укыдык. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды.