Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Илдус авылында Яңа ел киче

Илдус-кечкенә авыл, анда без  күчмә китапханә белән булабыз. 7 гыйнварда без бу авылда чыршы янында,   "Яңа ел киче" күңел ачу чарасы уздырдык. Дәртле биюләр, җырлар, уеннар, Кыш бабайдан бүләкләр, Кыш бабай чанасында авыл буйлап сәяхәт итү һәркемне сөендерде. Барлык катнашучылар да балалар белән берәттән, балачак елларын искә алып, шигырьләр сөйләделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Китапханәче Локманова Г. Х. кич буе кызыклы уеннар уздырып, кунакларда  күңел күтәренкелеге булдырды. Бәйрәмне авыл халкы белән уртаклашырга тирә-як  авыллардан бик күп кунаклар килгән иде. Кич буе авылда шатлык һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде, авыл халкы өчен бу бик истә калырлык  матур Яңа ел булды!