Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Балалар өчен чыршы бәйрәме

Яңа ел каникуллары көнендә балалар өчен бәйрәм үткәрелде. Сценарий бик үзенчәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Китапханәче Кыш бабай , Убырлы карчык ролләрендә уйнап, һәр баланың күңелен күрергә, онытылмаслык күңелле кәеф бирергә тырышты. Бәйрәмгә килгән Шүрәле дә быел бик юмарт һәм яхшы күңелле иде. Балалар белән бергәләп Убырлыдан ел хуҗасы Аҗдаһа йомыркасын алырга да булышты балаларга. Кыш Бабай бүләкләргә дә саран булмады. Бик күп яңа ел конкурслары, күңелле уеннар үткәрде. Җиңүчеләрне призлар белән бүләкләде. Күңелле музыка, яхшы кәеф, котлаулар барлык катнашучыларга да ел буена дәрт һәм дәрт өстәделәр.