Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Исәнме Яңа ел

Яңа ел-иң көтеп алынган һәм искиткеч бәйрәм. Шуны истә тотып, Шекә авыл китапханәсе, Шушмабаш авыл җирлеге  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Исәнме, Яңа ел!” дип исемләнгән кызыклы бәйрәм уздырды. Тамаша дәвамында төрле музыкаль композицияләр һәм үзешчән сәнгать номерлары яңгырады. Китапханәче шигырьләр укып, тамашачыларның күңелен күрде. Кыш бабай белән Кар Кызы бик күп сюрпризлар һәм бүләкләр алып килделәр, барысын да Яңа ел белән котладылар, уеннар, конкурслар үткәрдек. Яңа ел бәйрәменең иң көтелгән өлеше "Бәйрәм лотереясы"булды. Бәйрәм кичәсенең йомгаклау этабы "Яңа ел дискотекасы"булды. Барлык катнашучылар да үткәрелгән чарадан канәгать калдылар, киләсе елга бик күп уңай энергия алдылар.