Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә дәшә

Каршылыйк, дуслар бергәләп,Яңа ел килә безгә

Әнә күпме дуслар килгән,әйләнә-тирәбезгә.

Йолдызлар төшеп кушылган,чыршыдагы утларга

Кыш бабай белән Кар кызы килгән безне котларга.

        14 январь көнне кичке салкын һавада авылыбызда искечә Яңа елны каршылау кичәсе булды. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәм итәргә чакырып, матур теләкләрен җиткерделәр. Шигырьләр, матур җырларын бүләк итүчеләргә Кыш бабай капчыгыннан күчтәнәчләр дә эләкте. Кичә матур җырлар, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Кыш бабай, Кар кызы бүләкләр өләшеп йөрде. Әкият геройлары булып киенеп, кызык күрсәтеп йөрүчеләргә бүләкнең әйбәте эләкте. Җырладык, биедек, төрле-төрле кызыклы уеннар уйнадык, рәхәтләнеп күңел ачтык.  Авыл халкы чын күңелдән ял итте бу көнне.