"Кил Яңа ел,түрдән уз!"
Тышта салкын кыш- иң кыска көннәр һәм иң озын төннәр вакыты. Шуңа карамастан елның бу вакытын без бик яратабыз. Нәкъ шушы вакытта- үзенең чыршы, нарат агачларының хуш исләрен таратып, шатлыклы бәхет кәефләре, уңышлар һәм ыша- нычлар алып килә безгә, һәрберебез ярата торган бәйрәм- Яңа ел.
30 декабрь көнне клуб белән берлектә “Кил Яңа ел,түрдән уз!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте.
Кичә Шекә авылының “Мунча ташы” артистлары чыгышы белән башланып китте.
- “Исәнмесез дусларым! Исәнмесез барыгыз! Менә үтеп барышлый үземнең оныгым Кар кызы белән сезнең шат тавышларыгызны ишеттек, тәрәзәләрегездә балкып янган утларны күреп, сезнең янга керергә уйладык. Яңа Ашыт ягына китешли, сезне бәйрәм белән котлап, барыгыз белән бергә күңел ачып алырга уйладык.”-дип Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә. Кыш бабай халыкка мөрәҗәгать итеп: “Минем сезгә сынауларым бар иде. Табышмакларларымның җавапларын таба алсагыз, сезгә капчыктан бүләк ”,- дип капчыгын чишә. Халык белән табышмак әйтеш уйныйлар. Кыш бабайдан һәр җавапка кәнфитләр бирелә. Бәйрәм кичәсе дәвам итә.Убырлы карчык чыгып, үзенең кызык чыгышы белән халыкны шаккаттыра.
Бәйрәм кичәсе концерт номерлары , төрле уеннар белән үрелеп барды. Халык белән чыршы әйләнәсендә җырлап әйләнеп, Кыш бабай белән Кар кызын арыганчы биетеп, кызыклы уеннар уйнатылды.
Кичә лотерея билетлары уйнату белән тәмамланды.