"Минем туган ягым"
Китапханәдә "Пушкин картасы" кысаларында яшьләр өчен туган якны өйрәнү буенча кызыклы һәм танып белү квест - уены узды. Уенда «Хәзинә» һәм «Мирас» командалары катнашты. Уен катнашучыларның станцияләр буйлап сәяхәте формасында уздырылды. Чара башында һәр командага станцияләр буенча маршрут кәгазе бирелде. Беренче станциядә үсемлекләрнең туган якны өйрәнү буенча белемнәрне ачыкладык. Икенче станциядә туган як хайваннары һәм кошлары турында белемнәрне ачыкладык. Өченче станциядә туган як агачлары һәм куаклары турында белемнәре ныгытылды. Дүртенче станциядә уенда катнашучылар тиешле тематика буенча логик фикерләү сәләтен күрсәттеләр. Бишенче станция тарихи. Авылыбыз һәм Арча районы тарихын белү дәрәҗәсен билгеләдек. Һәр дөрес җавап өчен команда 1 балл алды. Һәр станциядә маршрут битендә тупланган очколар саны кушылды һәм “Хәзинә " командасы җиңде. Чарада "Авылым тарихы-китапларда" китап күргәзмәсе эшләде.