Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Без сезнең белән!

Балалар үстерү берәүгә дә җиңел бирелми. Инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә исә күпкә авыррак туры килә. Авыру сабыйны тәрбияләү өчен зур йөрәкле, көчле холыклы Кеше булырга кирәктер.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, авылыбызда ике инвалид бала тәрбияләүче Василовлар гаиләсендә булдым. Балалар белән сөйләшеп, бераз гына булса да күңелләрен күреп, күчтәнәчләр тапшырып, аралашу, аларның күңеленә хуш килде. Шатлыкларын яшермичә, гаиләләренә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.