Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Рәхмәт сиңа, әнкәй!"

Традиция буенча, ноябрьнең соңгы ял көнендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу әни куллары кебек җылы, игелекле һәм назлы бәйрәм, ул беркемне дә битараф калдырмый. Бу  көн, якыннарыңа тагын бер тапкыр җылы сүзләр әйтергә  бер сәбәп. Әлеге искиткеч бәйрәм кысаларында авыл клубында " Рәхмәт сиңа, әнкәй!» дип исемләнгән концерт программасы оештырылды. Чараны  китапханәче Г.Х. Локманова алып барды. Концертта катнашучылар җырладылар, биеделәр, һәм болар барысы да яраткан әниләргә  багышланды.  Шулай ук чара вакытында, улларын махсус хәрби операциягә озаткан  әниләргә махсус рәхмәт сүзләре яңгырады.  Концерт үзенчәлекле, якты, масштаблы һәм игелекле булды! Бәйрәм хөрмәтенә Панда аю килде.   Залда бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Әниләрне биетеп, күңелләрен күреп, фотоларга төшеп күңелле ял булды авылдашларыбызга.