"Дус яшик"
Халыклар бердәмлеге көне-балалар кечкенәдән белергә тиеш бәйрәм. Хәзерге Халыклар бердәмлеге көне-кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшерергә генә түгел, ә күпмилләтле ил гражданнарына бердәмлекнең мөһимлеген дә искә төшерергә чакыручы бәйрәм. Чөнки бер юнәлештә хәрәкәт иткәндә генә авырлыкларны җиңеп, киртәләрне җиңеп була, бигрәк тә безнең көннәрдә. Балаларда Россия тарихы, аның героик үткәне турында күзаллаулар формалаштыру, шулай ук Россиядә яшәүче халыклар турында балаларның күзаллауларын киңәйтү максатыннан, Шекә авыл китапханәсе, мәктәпкәчә яшьтәге укучылар белән, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара уздырды. Туган илебезнең төрле почмакларына сәяхәт итеп үткәрелгән чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына башкарган батырлыклары белән таныштылар. Дәүләт символлары турында белемнәрне ныгыттык. Милли уеннар уйнадык. Бердәмлекнең нигезе дуслык турында сөйләштек, “Чукмар белән Тукмар” әкияте аша дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге, ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә,дусларсыз яшәү мөмкин түгеллеген, дустың булу – зур байлык икәнен ачыкладык.