«Россия көче халык бердәмлегендә»
Ел саен 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле датага китапханәдә 3 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр киң катлам укучылары өчен «Россия көче халык бердәмлегендә» мәгълүмати күргәзмәсе эшли.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән материаллар кулланучыларны Россия тарихы, 1612 ел вакыйгалары белән таныштыра. Укучылар тарихи вакыйгаларның төп геройлары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарскийның батырлыгы турында, Халыклар бердәмлеге көне бәйрәмен булдыру тарихы белән таныша алалар. Укучылар игътибарына тарихи энциклопедияләр һәм белешмәләр, фотоматериаллар тәкъдим ителә.